11 һәм 13 март көннәрендә Спас районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарга социаль адаптация буенча дәүләт хезмәте күрсәтелде.
Чарада 20 кеше катнашты. Алар белән тест үткәрделәр һәм нәтиҗәләр буенча эшкә урнашуга комачаулаучы төп сәбәпләрне билгеләделәр.