12 март көнне Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләренең укулары булып узды.
Полиция башлыгы Илнур Җиһаншин җыелышны "Социаль мошенниклык" темасына әңгәмәдән башлады һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде, практик киңәшләрен тәкъдим итте .
Халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге юристы Тәнзилә Хәлиуллина катнашучыларны социаль хезмәткәрнең һөнәри этика һәм хезмәт тәртибе кодексы белән таныштырды, хезмәткәрләргә хезмәт этикасы нормаларын һәм эшлекле тәртип һәм аралашу кагыйдәләрен үтәү турында искә төшерде.
Комплекслы үзәк директоры Гөлнара Әхмәдиева укуга килгәннәрне өйдә социаль хезмәт күрсәтүдә булган гражданнарның газ һәм мич җиһазларының эшкә яраклылыгын һәм ачыкланган кимчелекләрне тикшерү буенча комиссия эшчәнлеге нәтиҗәләре белән таныштырды. Шулай ук аларны бетерү сроклары да яңгырады.
Шулай ук чарада хезмәткәрләргә хезмәт иминлеге кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында искәрттеләр, "ВИЧ һәм саклык чаралары" темасына лекция укыдылар. "Язгы игелек атнасы" һәм "Тылсымлы яшеллек" акцияләре башлану турында игълан иттеләр.