Минзәлә укучыларына "Эшче һөнәрләр дөньясында" дигән дәрес үткәрелде

2019 елның 15 марты, җомга

2019 ел Татарстан Республикасында Эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде. Яшьләрдә  эшче һөнәрләргә уңай мөнәсәбәт формалаштыру һәм киләчәктә дөрес һөнәр сайларга ярдәм итү максатынннан Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге педагогы Ольга Бывальцева "Дөньяда эшче һөнәрләр" дәресе үткәрде.

Социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар өчен дәрес коррекция интернат-мәктәбе базасында узды. Дәреснең максаты - укучыларның һөнәрләр һәм һөнәрләр дөньясы турындагы белемнәрен ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында киңәйтү.

Балалар эшче һөнәрләргә багышланган "Навигатум: һөнәрләр калейдоскобы" мультипликацион сериалын карады һәм фикер алышты. Социаль хезмәт алучылар автослесарь, пешекче-кондитер, төзүче кебек һөнәрләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International