Социаль өлкәгә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр кертү ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора. Бу Татарстанда яшәүчеләр өчен дәүләт һәм социаль әһәмиятле хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттыра.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында "Социаль яклау" бүлегендә һәркем өйдән чыкмыйча гариза бирә ала. Гариза хәрәкәтен шәхси кабинетта күзәтеп була.
Электрон гариза uslugi.tatarstan.ru - бу тиз һәм уңайлы.