14 март көнне Буа муниципаль районының "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре чираттагы ведомствоара кичке рейд оештырды.
Даими рейдлар балигъ булмаганнар арасында күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны кисәтүгә, исәптә торучы гаиләләрдә ата-аналар бурычларын үтәүне тикшерергә юнәлтелгән. Чираттагы рейд барышында белгечләр социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә булган 11 гаиләгә барды. Ике гаиләгә авыр тормыш ситуацияләреннән чыгу өчен дәүләт социаль ярдәмен рәсмиләштерү буенча консультация бирелде, бер гаиләгә Татарстан дәүләт хезмәтләре порталы аша балалар пособиеләрен рәсмиләштерү буенча ярдәм күрсәтелде.
Шулай ук күчмә чаралар кысаларында социаль хезмәт алучылар белән экстремизм һәм терроризмны кисәтүгә юнәлдерелгән әңгәмә үткәрелде, белешмәлекләр тапшырылды.