"Маяк" үзәгендә терроризмга каршы эш алып барыла

2019 елның 15 марты, җомга

Мөслим районы “Маяк” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә террорчылыкка каршы эшчәнлек алып барыла.Биредә социаль хезмәткәрләрнең чираттагы җыелышы узды.

Анда терроризмга һәм экстремизмга каршы чаралар буенча мәгълүмат бирелде. Социаль хезмәткәрләр тормыш иминлеге буенча инструктаж узды. Шулай ук терроризмга һәм экстремизмга каршы әзерләнгән буклетлар эшләнеп таратылды. Социаль хезмәткәрләргә әлеге буклетлар белән үзләренең социаль хезмәт ала торган кешеләрен һәм ялгыз яшәүче өлкәннәрне таныштыру бурычы куелды. Үзәк фойесында “Антитеррористическая защищенность” темасы буенча стенд урнаштырылды. Анда Мөслим районының ашыгыч хезмәт күрсәтү оешмаларының телефон номерлары һәм үзеңне андый очракта ничек тотарга икәне күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International