Түбән Каманың дүрт кешесе үз эшләрен ачу өчен финанс ярдәм алачак

2019 елның 14 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын бәяләү буенча Эксперт советының чираттагы утырышы узды.

Комиссия тугыз дәгъвачыдан дүрт авторны сайлап алды, алар бер тапкыр бирелә торган 117 600 сум күләмендә финанс ярдәме алачак. Эксперт советы металлдан башкарылган эшләнмәләр,табигый күннән эшләнмәләр һәм аксессуарлар ясауны хуп күрде. Шулай ук, транспорт хезмәтләре күрсәтү; полиграфия өлкәсендәге эшчәнлекә өстенлек бирде.

Булачак эшкуарлар салым инспекциясендә теркәлү һәм сайлап алынган юнәлеш буенча алга таба эшләү өчен консультация алдылар.

Үз эшеңне ачу мәсьәләләре буенча килеп туган сорауларга җавапны (8555) 43-68-57 телефоны аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International