Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә “Кадрлар белән очрашу" дигән чара булып узды, анда шәһәр оешмаларының 2019 елда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталары билгеләнде.
15 март көнне "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында кызыклы чара узды. Учреждениедә тәрбияләнүчеләр янына кунакка Казан федераль университетының 12 волонтер-медигы килде.
17нче мартта Әгерҗенең балалар һәм яшүсмерләр "Наз" социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына участок полиция хезмәткәре Айдар Әхмәтшин килде.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы кысаларында районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегенең пропаганда инспекторы Надежда Аксенова белән очрашу оештырды.
11-22 март көннәрендә Баулы районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" акциясе старт алды.
"Һөнәри юнәлеш бирүче калейдоскоп. Хыялымдагы һөнәр" программасын тормышка ашыру уңаеннан Түбән Кама балалар һәм яшүсмерләр "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр "Дантист" теш табибы клиникасына барды.
15 март көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты психологы Наталья Самаркина социаль хезмәт алучылар өчен дисклардан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чараның максаты - язгы тематикага зур булмаган панно ясау, вак моториканы һәм иҗади мәгълүматны үстерү.
Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре дәүләттән финанс ярдәм алган эшмәкәрләр янында булып кайтты.
Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарга юридик зат буларак, шәхси эшмәкәр яки крестьян (фермер) хуҗалыгы сыйфатында дәүләт теркәве алганда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтә.
15 март көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Анда өч эш бирүче вәкилләре катнашты.