17нче мартта Әгерҗенең балалар һәм яшүсмерләр "Наз" социаль приютында тәрбияләнүчеләр янына участок полиция хезмәткәре Айдар Әхмәтшин килде.
Ул балаларга терроризмның тормышта нинди куркыныч китерә алуы турында сөйләде. Бигрәк тә транспортта, урамда, күпләп кешеләр җыелган урыннарда һәр баланы сак булырга, уяу һәм игътибарлы булырга чакырды.
Таныш булмаган кешеләрдән әйбер алмаска, таныш булмаган кешеләргә машинага утырмаска киңәш бирде. Үзеңне социаль челтәрләрдә сак һәм әдәпле тотарга өндәде, таныш булмаган төркемле сайтларда утырмаска һәм анда бөтенләй кермәскә кушты. Әңгәмә ахырында ул балаларга яхшы укырга киңәш бирде һәм уңышлар теләде.