11-22 март көннәрендә Баулы районының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Үлем белән кайда сату итүләрен хәбәр ит" акциясе старт алды.
Әлеге акциянең максаты: наркотикларның законсыз әйләнешенә һәм наркоманиянең таралуына каршы көрәшкә җәмәгатьчелекне җәлеп итү, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләрендә квалификацияле ярдәм күрсәтү.
Акция вакытында, үзәктә төрле формада чаралар циклы үткәрү планлаштырыла, аларда социаль хезмәт алучылар катнаша.
13 март көнне балигъ булмаган балалар белән "Ышаныч телефоны" пропагандалау буенча агитация материаллары таратылды.
14 март көнне ПДН инспекторы Альберт Хәбипов белән очрашу оештырылды. Ул яшүсмерләргә наркотикны кулланырга яисә кулланмаска икәнлеген һәркем үзе сайлавын аңлатты. Тик ул сайлау хокукы, бер тапкыр гына мөмкин. Кеше өчен калган карарларны наркотик кабул итә. ПДН инспекторы шулай ук наркотик матдәләр тараткан һәм аларны пропагандалаган өчен җинаять җаваплылыгына тартылу буенча мәгълүмат җиткерде.
Чара барышында, үзәк психологы Илмира Әюпова "Мин наркотикларга юк дим", дигән темага тренинг үткәрде. Аның нәтиҗәсе булып, наркомания проблемасы турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү, "Юк!", сәламәтлекне саклауга мотивация формалаштыру торды.
Очрашу ахырында, Альберт Хәбипов тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде, аларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга чакырды һәм "Наркотикларга юк! Тормыш сайла!" мәгълүмати брошюралар таратты.
Чарада 21 кеше катнашты.