Финанс ярдәм алган Сарман эшмәкәрләре янына мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре килде

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Сарман районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре  дәүләттән финанс ярдәм алган эшмәкәрләр янында булып кайтты.

Очрашуның максаты - алынган бюджет акчаларын максатчан файдалану буенча килешү йөкләмәләрен финанс ярдәме алучылар тарафыннан башкарылуын контрольдә тоту. Эшмәкәрләргә халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә иминият кертемнәре, салым декларацияләре күчермәләрен вакытында тапшыру турында кабат хәбәр ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International