Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр иҗат белән шөгыльләнә

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

15 март көнне Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты психологы Наталья Самаркина социаль хезмәт алучылар өчен дисклардан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чараның максаты - язгы тематикага зур булмаган панно ясау,  вак моториканы һәм иҗади мәгълүматны үстерү.

Дәрестә "Дөньяны матурлык коткара"  клубы әгъзалары дискларны иҗат өчен куллану мөмкинлекләре турында белде, иҗат төрләре турында кызыксындылар. Интернат-йортта яшәүчеләрнең эшләре ачык һәм кызыклы килеп чыкты. Мондый үзенчәлекле панно бүлмәләрнең матур бизәге һәм язгы туган көннәрен бәйрәм итүчеләргә менә дигән бүләк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International