"Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр төрле һөнәрләр дөньясын актив өйрәнә

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

"Һөнәри юнәлеш бирүче калейдоскоп. Хыялымдагы һөнәр" программасын тормышка ашыру уңаеннан Түбән Кама  балалар һәм яшүсмерләр "Балкыш" приютында тәрбияләнүчеләр "Дантист" теш табибы клиникасына барды.

Анда балаларны ике медицина белгечлеге: терапевт-теш табибы һәм ортопед-теш табибы белән таныштырдылар. "Дантист" клиникасында балаларга табибның эш урынын, тешләрне дәвалау һәм протезлау өчен табиб куллана торган коралларын күрсәттеләр. Клиниканың табибы Станислав Ремеслов кунакларга терапия-теш табибы авыз куышлыгы авыруларын дәвалавын һәм тешләрне реставрацияләгәнен, ә менә ортопед-теш табибы  тешләрне яңартуын аңлатты.

"Тешләрне кайгыртып тормасаң, кариес тиз үсә, - диде балаларга Станислав Ремеслов. - Мондый проблемалар килеп чыгу ихтималын киметү өчен авыз куышлыгы гигиенасы үтәү кирәк. Тешләрне сыйфатлы карау өчен,  щетка, паста һәм башка гигиена чараларын дөрес сайлау сорала". Табиб теш җепләрен ничек дөрес кулланырга кирәк һәм  тешләрне щетка белән ничек  чистартырга кирәклеген күрсәтте.

"Хәзер теш табибы һөнәренә ихтыяҗ шактый зур һәм әлеге профессия дәрәҗәле санала. Безнең тәрбияләнүчеләргә теш табибы клиникасында экскурсия бик ошады, ул бик эчтәлекле һәм кызыклы килеп чыкты", - дип уртаклашты приют тәрбиячесе Ираида Мадиярова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International