15 март көнне "Гаврош" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында кызыклы чара узды. Учреждениедә тәрбияләнүчеләр янына кунакка Казан федераль университетының 12 волонтер-медигы килде.
Кече төркем балалары белән волонтерлар төрле конкурслар, хәрәкәтле уеннар үткәрделәр. Өлкән яшьтәге балалар өчен волонтерлар катлаулырак биремнәр әзерләде. Ике командага квест узарга, берничә биремне үтәргә кирәк иде. Барлык биремнәрне балалар зур осталык белән башкарып чыктылар, бер-берсе белән аралашып уңай эмоцияләр тупладылар.
Очрашу призлар тапшыру белән тәмамланды. Волонтерларда, балаларга да мондый форматтагы очрашу ошады. Волонтерлар шундый эчтәлектәге яңа чаралар әзерли. Киләчәктә студентлар лекцияләр, күңел ачу программалары һәм конкурслар үткәререргә планлаштыра.
КФУ волонтерлары һәм приют җитәкчелеге якын арада хезмәттәшлек турында килешүгә кул куярга ниятли.