Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарга юридик зат буларак, шәхси эшмәкәр яки крестьян (фермер) хуҗалыгы сыйфатында дәүләт теркәве алганда бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтә.
Финанс ярдәме алу өчен халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез граждан буларак теркәлергә, эшмәкәрлек эшчәнлеге төрен сайларга һәм бизнес-план әзерләргә кирәк.
Өстәмә мәгълүмат өчен мәшгульлек үзәгенә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин: Әлмәт шәһәре, Герцен урамы, 86а йорт, каб. № 208, 209.
13 нче март көнне учреждение хезмәткәрләре эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә булышлык итү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү мәсьәләсе буенча әңгәмә уздырды. Аның кысаларында хезмәт күрсәтү тәртибен, үз эшләрен ачуга субсидия алу шартларын аңлаттылар, шулай ук бизнес-планның якынча проекты белән таныштылар.