Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды

2019 елның 15 марты, җомга

15 март көнне Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары кече ярминкәсе узды. Анда өч эш бирүче вәкилләре катнашты.

Ярминкәдә шартнамәләр төзү буенча агент, сату һәм хезмәт күрсәтү офисы белгече, турыдан-туры сату бүлегенең әйдәп баручы белгече, персонал сайлау буенча белгеч, автомобиль йөртүче, контролер, инженер-программист, инженер-конструктор, күчмә тикшерүләр бүлеге белгечләре, күчмә тикшерүләр бүлеге белгечләре, тикшерү бүлегенең дәүләт салым инспекторы һ. б. катнашты.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсенә 42 граждан килде, шуларның 6сы предприятиегә юллама алды. Моннан тыш, гражданнарга интернет-ресурслар аша, шул исәптән "Россиядә эш" гомумроссия вакансияләр базасын кулланып, эш эзләү мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде. Вакансияләр ярминкәсенә килгән һәр кешегә әлеге порталдан файдалану буенча инструкция тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International