Бөгелмәдә "Эш бирүче көне" узды

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Бөгелмә шәһәре халыкның мәшгульлек үзәгендә “Кадрлар белән очрашу" дигән чара булып узды, анда шәһәр оешмаларының 2019 елда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталары билгеләнде. 

Чарага мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы инвалидлар чакырулы иде һәм шулай ук теләгән кешеләр дә килде. Әңгәмәдә 7 кеше катнашты. Оешма вәкилләре аларга хезмәт вазыйфалары, эш һәм хезмәткә түләү шартлары, вакансиягә дәгъва итүчегә куела торган таләпләр турында сөйләде.

Очрашу нәтиҗәләреннән чыгып, 3 кандидат, эшкә урнаштыру мәсьәләсендә катгый карарга килү өчен эш урыннарына кабат сөйләшүгә чакырылды. 

Мәшгульлек үзәге белгечләре очрашу барышында шулай ук эш бирүчеләрнең ай саен мәшгульлек үзәге органнарына предприятиедә инвалидларны эшкә алу квотасын үтәүгә һәм булган эш урыннарына кагылышлы локаль норматив актлар турында мәгълүматлар бирергә тиешлекләре турында да исләренә төшерде.

Сөйләшү барышында шулай ук инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы мәҗбүри үтәлергә тиешле закон таләпләрен бозуны профилактикалау мәсьәләләре дә күтәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International