Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе"

2019 елның 18 марты, дүшәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты "Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе" программасы кысаларында районның юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе бүлегенең пропаганда инспекторы Надежда Аксенова белән очрашу оештырды. 

Очрашу барышында социаль хезмәт алучыларга җәяүлеләр өчен юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Интернат-йортта яшәүчеләр фикер алышуда актив катнашты.

Мондый чаралар юлларда куркыныч хәлләрдән саклап калырга ярдәм итә. Очрашу ахырында Надежда Аксенова һәр яшәүчегә "Юл куркынычсызлыгы" дигән белешмәлек һәм яктылык кайтаргыч элементлар таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International