Спас интернат-йортында "Хәерле юл" акциясе узды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында “Хәерле юл” акциясе үткәрелде. Чара "Иминлек мәктәбе" программасы кысаларында оештырылды.

ТР Спас районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы, юстиция подполковнигы З.Фәсхетдинова Болгар мәктәбенең  “Яшь юл хәрәкәте инспекторлары” отряды укучылары белән “Иминлек мәктәбе” технологиясе кысаларында чара уздырды. Зилә Гыйльфановна юл йөрү хәрәкәте иминлеге һәм җәяүлеләрнең юлда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында тагын бер тапкыр искә төшерде.

Чара ахырында Болгар интернат-мәктәбенең “Яшь юл хәрәкәте инспекторлары” отряды укучылары җитәкчеләре Артюшина Анастасия Валерьевна һәм Палагина Татьяна Анатольевна  юлларда үз-үзеңне тоту һәм иминлек турында театральләштерелгән тамаша күрсәтте. Балалар интернатта яшәүчеләрне һәм интернат-йорт инвалидларын сак һәм игътибарлы булырга чакырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International