Эчкечелек һәм милләт сәламәтлеге: Кумарада әнә шул темага сөйләшү узды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

 22 мартта Кукмараның "Тылсым" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Вафина Йолдыз һәм Мифтахова Гөлия, Татарстан Республикасы буенча Федераль Җәзалар үтәтү хезмәте идарәсенең җинаять - башкарма инспекциясе өлкән инспекторы Фазылҗанов Айнур белән берлектә, Кукмара район хастаханәсе табибы Рөстәм Сабирҗанов "Эчкечелек һәм милләт сәламәтлеге" темасына очрашу оештырды. 

Чара эчкечелекне кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән иде. Социаль эш буенча белгеч Вафина Йолдыз катнашучыларны сәламәт яшәү рәвеше төшенчәләре һәм әлеге төркемгә керүче компонентлар турында сөйләде, шулай ук  спиртлы эчемлекләр куллануның нәтиҗәләре белән таныштырды. Нарколог Рөстәм Миннәхмәт улы, балигъ булмаган балалары булган ата-аналарга балалар белән сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләшү актуальлеге һәм аның барлык кануннарының үтәлеше турында киңәшләр бирде. Социаль педагог Мифтахова Гөлия әти-әниләр өчен сәламәт яшәү рәвеше буенча "Мин тормышны сайлыйм"  дигән анкета үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International