Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәге "Без бергә" республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабында катнашты.
"Халык вокалы" номинациясендә Ранис Хәйруллин, "Хореография" номинациясендә Алсинә Кәлимуллина , "Нәфис сүз" номинациясендә Нәзирә Галимова катнашты
Музыкаль җитәкче Ләйсән Галиева сүзләренә караганда, мондый конкурслар талантлы балаларны ачыкларга һәм аларның иҗади потенциалын алга таба үстерү өчен тормышка ашырырга ярдәм итә.