“Астра” тернәкләндерү үзәгендә коллаж ясау дәресе узды

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Бүген Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр "Астра" тернәкләндерү үзәгендә “Безнең истәлекле урыннар” темасына коллаж ясау дәресе узды.

Дәреснең максаты эстетик тәрбия һәм үзаң формалаштыру. Көндезге бүлек тәрбиячеләре Алабуганың истәлекле урыннары турында фильм күрсәтте, музей, китапханә һәм сәнгать коллективлары хезмәткәрләре турында сөйләделәр. Балаларга иң охшаганы куелган сорауларга җавапларны үзләре табу булды. Алар музей сүрәтләрен, Алабугада яшәүче данлыклы кешеләр портретларын табып кәгазьгә ябыштырдылар.

Чара азагында балалар һәм әти-әниләр истәлеккә фотосүрәт ясады, үзләренең тәэсирләре белән бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International