22 март көнне Яшел Үзән районының "Гнездышко" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында Казан федераль университетының 5 волонтер-медигы булып китте.
Алар "тешләрне тәрбияләп тору" темасына уеннар, лекция, презентация әзерләде. Мондый дәресләрнең максаты сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыру, авыз куышлыгы гигиенасының төп кагыйдәләре белән танышу.
Кече төркем балаларына волонтерлар миниатюра уйнаттылар, аның төп герое теш феясы иде. Волонтерлар тешләрне ничек дөрес чистартырга кирәклеген күрсәтте, кариесның нәрсә икәнен һәм аны ничек булдырмаска кирәклеге турында сөйләде.
Өлкән яшьтәге балалар өчен танып-белү лекциясе һәм күрсәтмә материал белән презентация әзерләнгән иде, шуннан соң мавыктыргыч уеннар һәм викторина узды.
Очрашу барлык катнашучыларга теш щеткалары тапшыру белән тәмамланды. Приют җитәкчелеге волонтерларга "кичектергесез ярдәм күрсәтү" темасына шундый ук дәрес үткәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте. КФУ медиклары якын арада янә "Гнездышко"га килергә ниятли. Шулай ук хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую планлаштырыла .