25нче мартта Яр Чаллы шәһәре мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Кояшкай” үзәгендә тәрбиячеләр һәм МАУ "Орион " яшьләр үзәге белгечләре "Язгы кәеф" исемле күңел ачу танып-белү программасы уздырды.
Бөгелмәнең "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә "Татарстан – безнең уртак йортыбыз!" дигән бәйрәм чарасы узды.
Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы Удмуртиянең Социаль сәясәт һәм хезмәт министры Татьяна Чуракова җитәкчелегендәге Удмуртия делегациясен кабул итте.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә.
2019 елның 22 мартына Татарстанда беренче бала тапкан 408 яшь ана һәм өченче баласы туган 84 хатын-кыз яңа түләүләр сорап мөрәҗәгать итте.
21 мартта Яшел Үзән шәһәренең мәшгульлек үзәгендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының "Инвалидларны эшкә урнаштыру өчен 2019 елга эш бирүчеләргә квоталар билгеләү турында" карары үтәлү соравы буенча киңәшмә узды.
Түбән Кама “Веста” үзәгендә социаль белгеч Анастасия Ильина “Ләкләк көтәбез” клубы кысаларында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы йөкле хатыннар өчен “Йөкле вакытта физкультура белән шөгыльләнергә ярыймы?” дигән темага төркемле дәрес үткәрде.
Түбән Каманың "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен "Мистер крестик" дигән мавыктыргыч мастер-класс үткәрелде.
Бөгелмә районы "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында "Ата-аналар академиясе" проекты уңаеннан чара оештырылды.
Тукай районы Яңа поселогы урта мәктәбе укучыларына "Шәфкать" халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге социаль педагогы Римма Шакирова мультфильм күрсәтте.