Зәйдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлаталар

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Зәй районы янгын күзәтчелеге хезмәте “Шатлык” халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү һәм торак милекчеләре ширкәтләре хезмәткәрләре белән берлектә атна саен яше 70тән узган ялгыз яшәүче гражданнарның өйләрендә, фатирларында булып, төрле юнәлештә аңлату эшчәнлеге алып бара.

Әлбәттә, беренче чиратта аларның иминлеген тәэмин итүгә басым ясала һәм бу уңайдан янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләре аерым урын алып тора.

Мондый рейдларның  максаты да көнкүрештә янгыннар санын киметүгә һәм куркынычсызлык культурасын пропагандалауга юнәлдерелгән. Өлкәннәр белән турыдан-туры аралашу  янгын куркынычсызлыгы буенча үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап бирү мөмкинлеге бирә.

Очрашулар  барышында әлеге категория гражданнарга, янгын чыгуның сәбәпләре турында сөйләделәр. Газдан, электр җиһазларыннан файдаланганда  янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү кирәклеген аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International