Тәтеш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр белән инструктаж үткәрелде

2019 елның 25 марты, дүшәмбе

Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында хезмәт күрсәтүче персонал һәм социаль хезмәт алучылар белән инструктаж үткәрелде. Чараның төп максаты янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү.

Профилактик дәрес вакытында хезмәткәрләр үзләренең бурычларын һәм гамәлләрен искә төшерде, ә тәрбияләнүчеләр янгын чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар

Чара барышында янгын саклау хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларга электр приборларын кулланган вакытта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү кирәклеген аңлатты, шулай ук янгын чыккан вакытта гамәлләр алгоритмын искә төшерделәр.

Чарада барлыгы 15 социаль хезмәт алучы һәм 16 учреждение хезмәткәре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International