Инженер һәм эшче һөнәрләрне популярлаштыру максатында һәм һөнәри юнәлеш атнасы кысаларында Балалар китапханәсе базасында - 4 нче номерлы "Яшел Үзән муниципаль районының үзәкләштерелгән китапханә системасы" филиалында янгын сүндерүчеләр һөнәренә багышланган чара узды.
Яшел Үзән шәһәре 15 нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең VIII сыйныф укучылары белән очрашуга мәшгульлек үзәге белгече һәм Яшел Үзән янгын сүндерү һәм коткару гарнизонының эчке хезмәт майоры Резеда Йосыпова чакырылган иде.
Резеда Йосыпова балаларга янгын сагы тарихы, янгын сүндерүчеләрнең каһарман хезмәте, янгын сүндерүче нинди булырга тиешлеге, һөнәрнең плюслары һәм минуслары, янгын сүндерүче һөнәрен үзләштерү юллары турында сөйләде. Аудиториянең күпсанлы сорауларына җавап бирде һәм экскурсиягә чакырды. Мәшгульлек үзәге белгече һәр яшүсмернең һөнәр сайлау проблемасы белән очрашуын билгеләп узды.
Булачак һөнәрне сайлаганда, һәркем перспективага таянып эш итәргә тиеш, уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә урнашу һәм лаеклы хезмәт хакы алу мөмкинлеге булу зарур. Үзеңнең һөнәри эшчәнлекнең билгеле бер төрләренә осталыгың һәм сәләтең барлыгын белү мөһим. Мәшгульлек үзәге белгече яшүсмерләргә һөнәр сайлау максаты белән һөнәри тест узарга тәкъдим итте. Чара ахырында балаларга брошюралар һәм белешмәлекләр таратылды.