Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балаларны Интернет куллану тәртибенә өйрәтү эше дәвам итә.
Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә “Кызыклы кешеләр белән очрашу” чарасы булып узды.
Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр "АвтоЛАЙФФ" техник үзәгендә булды.
Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә мәшгульлек үзәге белән берлектә һөнәри юнәлеш бирү эше актив алып барыла.
2019 елның 26 мартына республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 744 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 111 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,63 % тәшкил итә.
Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 076 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 11 кешегә кимрәк. Чистайда бу атнада эшсезләр саны үзгәрмәгән – 359 кеше эшсез.
Мамадыш муниципаль районындагы "Забота" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында картлар йортында яшәүче һәм тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр арасында “Спорт һәркем өчен” проекты кысаларында өстәл уеннары буенча турнир оештырылды.
Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында социаль хезмәт алучы Владимир Абросимовның ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмәсе оештырылды.
26 нчы мартында “Келәм” яшьләр инициативасы үзәгендә Түбән Кама шәһәренең социаль учреждениеләре һәм яшүсмерләр клубларында тәрбияләнүчеләр арасында милләтләр фестивале узды.
Кичә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе С.Прохорова учреждение хезмәткәрләре белән берлектә биредә яшәүчеләрне шәхси сораулары буенча кабул итте.