Кичә Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында район социаль яклау бүлеге җитәкчесе С.Прохорова учреждение хезмәткәрләре белән берлектә биредә яшәүчеләрне шәхси сораулары буенча кабул итте.
Өлкән яшьтәге кешеләрне пенсия, ЕДВ һ.б. мәсьәләләр кызыксындырды. Барлык катнашучылар да учреждение белгечләреннән кызыксындырган мәсьәләләр буенча җентекле аңлатмалар алдылар.