Кукмара муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә мәшгульлек үзәге белән берлектә һөнәри юнәлеш бирү эше актив алып барыла.
Бүген халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә тернәкләндерү курсы үтүче балалар өчен экскурсия оештырылды.
Экскурсияне алып баручы инспектор Гөлназ Мостафина хезмәт базарында аеруча кирәкле хезмәткәрләр, үз бизнесын ачкан вакытта ярдәм чаралары, халыкка күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре төрләре һәм башкалар турында сөйләде.
Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Әсхәт Җиһаншин Әсхәт укучыларга үзенең хезмәт эшчәнлеге директор вазифасыннан башланмавын бәян итте. Ул хезмәт үсешенең барлык баскычларын узды, үзенә вазыйфаларны сайламады, теләсә нинди эшкә алынуын белдерде. Укучыларга укуларында уңышлар, киләчәктә һөнәр сайлаганда дөрес адым ясауларын теләде.
Шулай ук балалар "Һөнәрләр калейдоскобы" видеосюжеты белән танышты һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Экскурсия ахырында балалар халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләренә кызыклы экскурсия һәм файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт белдерде.