Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында  "Туган як" күргәзмәсе

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында  социаль хезмәт алучы Владимир Абросимовның ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган шәхси күргәзмәсе оештырылды.

Күргәзмәдә Туган як һәм республика табигатенең матурлыгын сурәтләүче 6 картина тәкъдим ителде. Автор Владимир Абросимовның һәр эше Ватанга, табигатькә мәхәббәт белән сугарылган.

Рәссам атнага 1 тапкыр үткәрелә торган "ИЗОтерапия" программасы кысаларында үзләштергән график техникасы буенча картиналар ясый.

Интернат-йортта яшәүчеләргә күргәзмә бик ошады,чөнки картиналар якты һәм игелекле хисләр белән тулы. Һәр эш янында тамашачылар озак тоткарланды, авторның таланты белән сокланды, үзләренә ошаган эшләр турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International