Соңгы мәгълүматларга караганда, Түбән Камада рәсми рәвештә теркәлгән 1 076 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 11 кешегә кимрәк. Чистайда бу атнада эшсезләр саны үзгәрмәгән – 359 кеше эшсез.
Бу атнада Яр Чаллыда, Алабуга, Яшел Үзәндә, Менделеевскида һәм Кама Аланында эшсезләр санының бераз артуы күзәтелә. 2019 елның 26 мартына әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1 151, 374, 480, 66 һәм 364 эшсез исәпләнә.