"Өмет чаткысы" балалары һөнәрләр дөньясы белән таныша

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Эшче һөнәрләр елы уңаеннан Арчаның "Өмет чаткысы" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр "АвтоЛАЙФФ" техник үзәгендә булды.

Балаларны техник үзәк җитәкчесе Алсу Нигъмәтуллина һәм автомобиль юучы җылы каршы алды. Алар үз эшләре турында тулы мәгълүмат бирделәр һәм автослесарь, автомеханик һәм автомобиль юучы һөнәрләре белән таныштырдылар.  Реабилитантларга автомобиль ремонтлауда, шулай ук автомобиль юу һәм полировкалау процессында катнашу мөмкинлеге дә бирелде.

Чараның һәр катнашучысы истәлекле бүләк алды.

Оештыручылар сүзләренчә, мондый чаралар балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштыра, балаларда кызыксыну, төрле һөнәр ияләренә карата кызыксынучанлыкны арттыра һәм хөрмәт тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International