2019 елның 26 мартына республикада рәсми рәвештә теркәлгән 12 744 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 111 кешегә күбрәк. Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,63 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 38 804 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 3 775 вакантлы эш урыны тәкъдим иткән. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,33 кеше тәшкил итә.
Хисап атнасында 751 татарстанлы эшсез дип танылган. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 714се элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 36 граждан оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.