Менделеевск районының "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында балаларны Интернет куллану тәртибенә өйрәтү эше дәвам итә.
Тәрбияләнүчеләр челтәрдә үз-үзеңне җаваплы тоту кагыйдәләрен өйрәнә. 26 мартта педагог Н.Евдокимова балалар белән интерактив викторина үткәрде. Балалар сорауларга актив җавап бирде, фикер алышты, аңлашылмый торган мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать иттеләр. Иң актив укучы булып Валерия күпчелек сорауларга җавап биреп кенә калмады, ә барлык балаларга теге яки бу хәлләрдә гамәлләр алгоритмын да аңлатты.
Соңыннан педагог балаларга мөстәкыйль эш һәм алган белемнәрне ныгыту өчен интернет-ресурслар тәкъдим итте.