Мамадыш картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өстәл уеннары буенча турнирда

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Мамадыш муниципаль районындагы "Забота" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  базасында картлар йортында яшәүче һәм тернәкләндерү үзәгенә йөрүчеләр арасында “Спорт һәркем өчен” проекты кысаларында өстәл уеннары буенча турнир оештырылды.

Ярыш 3 төр буенча үтте: джакколо, шаффлборт һәм новус. Новус буенча В.Орлов 3 урын, джакколо буенча А.Афанасьев 3 урын, шаффлборттан В.Федоров 2 урын алдылар. Җиңүчеләр медальләр һәм грамота белән бүләкләнделәр.

Турнир җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә үтте. Катнашучылар канәгать калды, чөнки алар өчен җиңү түгел, ә катнашу, бер-берсе белән аралашу мөһим.

Картлар һәм инвалидлар йорты администрациясе Инвалидлар җәмгыятенә  һәм тернәкләндерү үзәге оештыручылырына ярдәмнәре өчен  рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International