“Изгелек” үзәгендә  “Кызыклы кешеләр белән очрашу”

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

Яр Чаллының “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә  “Кызыклы кешеләр белән очрашу” чарасы булып узды.

Чараның максаты: иҗади тәҗрибә белән уртаклашу, социаль хезмәт алучыларга социаль адаптация һәм үз талантларын ачу, танып-белү, кызыксынуларын үстерүдә ярдәм күрсәтү.

“Кызыклы кешеләр белән очрашу” дигән кызыксындыру чарасында Чаллы шәһәре һәм аннан читтә яшәүчеләр арасында киң танылган үзешчән композитор, бард, автор башкаручы Людмила Ткачук очраштылар. Очрашу  иҗат, бай тормыш юлы, туган якка мәхәббәт турындагы  әсәрләре белән үрелеп барды.

Социаль хезмәт алучыларга кунакның 2016 нчы елда “Филантроп” халыкара премиясенә лаек булуын белү кызык булды. Ул инвалидлыгы булган кешеләргә мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә чыннан да күренекле казанышлар өчен бирелә икән. Людмила Ткачукны мәктәпләрдә, техникумнарда, хастаханәләрдә, картлар йортларында, пансионатларда, санаторийларда, шәһәрнең күп кенә предприятиеләрендә, хәтта балалар бакчаларында хөрмәтләп көтеп алалар.

Людмила Ткачук  мәдәни тормышта актив катнашучы тамашачылар белән җылы элемтәдә тора һәм аларга төрле җыр жанры аша иҗатка, туган якка мәхәббәтен җиткерә. Чара барышында тамашачылар үзешчән артистның оптимизмына һәм актив тормыш позициясенә сокландылар. Бик күп күңелле хис-кичерешләрдән һәм аның белән иҗади аралашудан канәгать калдылар һәм аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар теләделәр.

Чарада 26  кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International