27 март көнне "Юбилейный" балалар һәм яшүсмерләр мәктәбенең спорт залында "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, "Тургай" балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты һәм коррекция интернат-мәктәбе командалары арасында волейбол буенча иптәшләрчә турнир узды.
Ярышларда катнашу өчен 10 кешедән торган катнаш командалар кертелде: 3 олы кеше, 3 тәрбияләнүче, 3 запас, 1 тренер-вәкил.
"Умырзая" тернәкләндерү үзәге директоры Е.Сысоева турнирда катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул турнирда катнашучыларга уңышлар теләде. Киеренке көрәштә коррекция интернат-мәктәбе командасы I урынны яулады. Көмеш медаль "Тургай" приютына эләкте, бронза медальне "Умырзая" яулады.