"Наз" приютында тәрбияләнүчеләр иҗади яктан үсә

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

27нче март көнне Әгерҗе районының "Наз" балалар һәм яшүсмерләр социаль приютында тәрбияләнүчеләр Бөтендөнья Театр көненә багышланган "Театр мозаикасы"нда катнашты.

Интерактив җиһазлар ярдәмендә балалар театр турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр – аның төзелеше, төрләре һәм төрле театр һөнәрләре турында мәгълүмат алдылар. Чара барышында балалар үзләрен артистлар ролендә сынап карады һәм С.Михалковның "Өч дуңгыз баласы" әкиятен уйнадылар.

Приютта үткәрелә торган театрга багышланган чаралар ярдәмендә баланың эчке дөньясы ныгый бара. Театрлаштырылган эшчәнлек балаларны яңа тормышны кабул итәргә, импровизациягә сәләтле иҗади шәхесләр булырга өйрәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International