Кукмара муниципаль районындагы физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр “Шәфкать” тернәкләндерү үзәгендә “Балаларны музыкаль уен кораллары белән таныштыру” дигән ачык дәрес үткәрелде.
Чараның максатлары: балаларны музыка дөньясына сәяхәт иттерү, уен кораллары һәм аларда уйнау алымнары белән таныштыру, музыкаль тавышларның төрле нечкәлекләренә төшендерү.
Ачык дәрестә бик күп эш төрләре кулланылды: музыка яңгыраганда хәрәкәт итү, уен коралларында уйнау, җыр тыңлау һәм балалар җырларын башкару.
Музыка җитәкчесе кондуктив терапия, Монтессори элементлары, уен терапиясы алымнары кулланды. Ачык дәрес балаларга бик ошады. Музыка дөньясы аларны хыялланырга өндәде.