"Шатлык" социаль ярдәм үзәге ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан чаралар үткәрә

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

2020 елда Татарстан АССР оешуга 100 ел тулу бәйрәм ителәчәк. Зәй районының "Шатлык" социаль ярдәм үзәгендә расланган план буенча әлеге истәлекле датага багышланган күп кенә чаралар узды инде.

Социаль хезмәт алучылар Г. Тукайның "Су анасы " әкиятен сәхнәләштерүдә катнашты, татар халык бәйрәме Сабан туе барышында Татарстан халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар. Үзәктә төрле музыкаль коллективлар: "Веста" төркеме, Якты Күл авылыннан керәшеннәр ансамбле, "Октябрь" мәдәният йорты каршындагы татар ансамбле еш кунак булып тора.

Күптән түгел учреждениедә "Татарстан-бай төбәк!" чарасы узды, бирегә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре чакырылган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International