Министрлыкта депутат Ольга Павлова катнашында эшче төркем утырышы узды

2019 елның 27 марты, чәршәмбе

26 мартта Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашында "Демография" милли проектын гамәлгә ашыруның барышы турында эшче төркем утырышы үткәрде. Чара Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында узды.

"Бүген хакимиятнең барлык өлкәләрендә дә милли проектларны гамәлгә ашыру буенча зур эш алып барыла. Безнең һәрберебез нәтиҗә өчен шәхси җаваплылык тота. Милли проектларны һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру буенча федераль үзәк белән килешүләр төзү мәсьәләләрен оператив рәвештә эшләү мөһим. 14 мартта Дәүләт Думасы депутатлары РФ субъектлары тарафыннан илкүләм проектларны гамәлгә ашыру өчен үз вакытында акча алынмау сәбәпле, Россия премьер-министры Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итте. Премьер депутатларның мөрәҗәгатен хуплады һәм төбәк башлыкларына барлык процедураларны эшләтеп җибәрүне контрольгә алырга кушты", – дип билгеләп үтте депутат.

Төбәктә "Демография" илкүләм проекты кысаларында дәүләт программаларын гамәлгә ашыру барышы турында ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Вәлиуллов: "Бүгенге көндә республика министрлыклары "Электрон бюджет" дәүләт мәгълүмат системасында кирәкле килешүләр төзеде һәм реестрга кертелде. Сатып алу процедуралары план буенча башланачак", - дип белдерде.

Утырышта шулай ук "Уңайлы мохит" һәм "Инвалидларны, шул исәптән инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү һәм абилитацияләү системасын формалаштыру" дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.

Соңыннан Ольга Павлова тармак министрлыклары тарафыннан гаять зур эш алып барылуын, ләкин вәзгыять турында халыкка мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кирәклеген билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International