"ПрофХ" уены популярлаша бара

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Арча “Өмет чаткысы” балалар тернәкләндерү үзәгендә “ПрофХ” уены исемле уены үткәрелде. 

Дәреснең максаты: балаларны һөнәр һәм белгечлекләрнең киң даирәсе, уку йортлары һәм аларның үзенчәлекләре, өстәмә, урта һөнәри һәм югары белем бирү механизмнары белән таныштыру. "ПрофХ" өстәл уены - яшүсмерләргә үзләре белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирүче инклюзив интерактив педагогик технология. 

Уен нигезендә уенчының мөстәкыйль сайлау методы ята. Мондый дәресләр уенчыга уенның юнәлешен һәм шәхси сыйфатларын исәпкә алып сайлау мөмкинлеген тудыра. Психолог  Миляуша Хәмитова әйтүенчә бу уен балаларда игътибарлыкны, сабырлыкны, зирәклек, түземлек кебек сыйфатлар тәрбиярләргә ярдәм итә. “ПрофХ” уены баларның күңеленә хуш килде, алар уенның кагыйдәләренә тиз төшенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International