Тукай муниципаль районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ләйсән Насырова районның Князево урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында суицидны кисәтү максатыннан, балигъ булмаган балалар арасында "Тормыш матур" дигән рәсем конкурсы үткәрде.
Конкурс “Тормыш матур!” программасын тормышка ашыру уңаеннан узды. Әлеге чара балаларның суицидаль тәртибен кисәтүгә, тормышка уңай караш формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Рәсем конкурсында төрле категория гаиләләрдән 16 балигъ булмаган бала катнашты. Балалар "Тормыш матур!" рәсем конкурсында актив катнашты һәм үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтте. Алар рәсемнәрдә әйләнә-тирә дөньяны - салават купере, чәчәкләр, йорт, якты кояш һәм кошларны сурәтләделәр. Конкурс нәтиҗәләре буенча кичке диңгез ярында таң сурәте төшерелгән рәсем иң яхшысы итеп танылды. Конкурста катнашучыларга кечкенә бүләкләр таратылды.