Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә "Өйгә юл" программасын тормышка ашыру дәвам итә

2019 елның 28 марты, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре  “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль балалар йорты базасында Бөтендөнья театр көненә һәм Россиядә Театр елына туры китереп, “Алтын ачкыч эзләгәндә” гаилә квест-уены уздырдылар.

Балалар йортында тәрбияләнүчеләр әти-әниләре белән берлектә Казан шәһәренең театрларына виртуаль сәяхәт ясады. Театр мохитенә чумдылар, театрда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Катнашучыларны бигрәк тә квест-уен җәлеп итте, алар Буратино һәм Мальвинога яраткан театрларының алтын ачкычын эзләргә ярдәм итте.

Квест-уенның барлык этапларын да узу өчен балалар һәм әти-әниләр бер зур командага әйләнде, үзләренең талантларын, белемнәрен, хезмәттәшлек күнекмәләрен күрсәттеләр. Барлык сынауларны да уңышлы узып, катнашучылар үзләре өчен могҗизалы театр дөньясын ачты. Гример, костюмер, дизайнер, рәссам-декоратор һәм актер һөнәрләре белән таныштылар. Әти-әниләр балалар белән берлектә “Төремкәй” әкиятенә декорацияләр эшләде, персонажлар өчен киемнәр сайладылар һәм режиссер җитәкчелегендә актер уены нигезләренә өйрәнделәр.

Чара “Төремкәй” әкиятен сәхнәләштерү белән тәмамланды, тамашачылар аны алкышлар белән кабул итте.

Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре очрашу турында истәлеккә балаларга тематик татлы бүләкләр - алтын ачкыч рәвешендә имбирлы прәннекләр, ә “Альпари” хәйрия фонды волонтерлары аквагрим ярдәмендә балаларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.

Уздырылган чара уртак эшчәнлек һәм уңай гаилә тәҗрибәсен актуальләштерү аша бала - ата-ана мөнәсәбәтләрен җайлаштырырга ярдәм итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International