Буа муниципаль районындагы халыкка социаль ярдәм күрсәтү “Гармония”үзәге социаль хезмәткәрләре “Тәрбия һәм тернәкләндерү мәктәбе” программасы уңаеннан социаль иминият белгечләре һәм медик-социаль экспертиза җитәкчесе белән очраштылар.
Белгечләр техник реабилитация чараларының авырулар өчен мөһим чара булып торуын аңлатты, мөмкинлекләре чикле кешеләрнең шәхси реабилитация программасы белән таныштырдылар.
Чара бик файдалы һәм мәгълумәти булды.