"Асылташ" приюты хезмәткәрләренә гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында искәрттеләр

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллының "Асылташ" социаль приюты хезмәткәрләре терроризм куркынычы һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында куркынычсызлык кагыйдәләрен тагын бер тапкыр искә төшерде.

Теләсә кайсы кеше экстремаль очракларда ничек эш итәргә һәм психологик яктан үз-үзен коткарырга әзер булырга тиеш.

Приют хезмәткәрләре игътибарына террорчылык аркасында килеп чыккан гадәттән тыш вәзгыятьтә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында видеороликлар тәкъдим ителде. Видеороликларда бәян ителгән кагыйдәләр экстремаль һәм гадәттән тыш хәлләрдә дөрес ориентлашуга һәм гамәлләргә юнәлдерелгән иде. 

Видеороликлардан янау очрагында террорчылык куркынычының берничә дәрәҗәсе билгеләнүен беленде: күтәренке - "зәңгәр", югары - "сары" һәм критик - "кызыл". 

Террорчылар шартлаткыч җайланмалар өчен гадәти көнкүреш предметларын маскировка итеп куллана ала: тартмалар, сумкалар, тәмәке каплары, уенчыклар, мобиль телефоннар һ.б.

Булган белемнәрне тикшерү һәм ныгыту өчен хезмәттәшләр зур булмаган тест узды. Барлык сорауларга да җавап бирделәр һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International