Апас районында "Өмет нуры" күчмә чара оештырылды

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Апас муниципаль районында демографик вәзгыятьне яхшырту буенча чаралар планын гамәлгә ашыру уңаеннан 2 апрель көнне профилактика субъектларының барлык әгъзалары катнашында "Өмет нуры" күчмә чара үткәрелде.

Әлеге чарада Югары Ындырчы авыл җирлегендә яшәүче барлык ялгыз ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Очрашу түгәрәк өстәл форматында һәм чәй өстәле  янында узды, монда концерт номерлары да тәкъдим ителде.

Чараның максаты катнашучыларга  ир-ат һәм хатын-кызның шәхси сыйфатлары, үзенчәлекләрен аңлату иде.

Очрашуда авыл җирлекләрендә демографик хәл турында сөйләделәр. Очрашуда 25 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International