"Транснефть финанс"ның яшь белгечләре Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында кунакта булды.
Әлеге очрашуның максаты - изге эш башкару, матурлык, шатлык белән уртаклашу. "Игелекле, кирәкле, файдалы эшләр башкарасы, хөрмәтле кешеләргә шатлык бүләк итәсе килә. Өлкән дусларыбыз йөзләрендә ихлас елмаю күрү шулай күңелле", –дип уртаклашты кунаклар.
Концертка җыелганнар игътибарына вокаль һәм бию номерлары тәкъдим ителде. Һәр талантлы башкарылган номер онытылмас өлкәннәрдә тәэсир калдырды, шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итте.
"Транснефть финанс" хезмәткәрләре интернат-йортта яшәүче һәр кешегә бүләкләр тапшырды.