"Ышаныч" үзәге пенсия фонды хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу үткәрде

2019 елның 3 апреле, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең "Доверие" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре пенсия фонды хезмәткәрләре белән мәгълүмати очрашу уздырды.

Чарада катнашучыларны күрсәтелә торган социаль хезмәтләрнең төрләре һәм исемлеге белән таныштырдылар. 2019 елга расланган яңа социаль хезмәтләргә тарифлар кертү, социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасын раслау, аның үзенчәлекләре һәм эчтәлеге, шулай ук түләүле һәм түләүсез социаль хезмәтләр күрсәтү шартлары турында сөйләделәр.

Очрашу барышында шулай ук "Өлкән кеше гаиләгә кабул итү" проекты турында да мәгълүмат бирелде. Чарада катнашучылар каралган темаларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләп үттеләр. Белгечләр яңгыраган сорауларга тулы җаваплар бирде.

Соңыннан Яр Чаллы шәһәренең "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге эшчәнлеге турында буклетлар һәм мәгълүмати материаллар таратылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International